12 март көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган «Һөнәргә старт» дигән түгәрәк өстәл узды.
Язгы чор башлану белән су объектларында гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр килеп чыгу куркынычы арта. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы бүлеге язгы чорда сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү сезнең һәм сезнең тирә-юньдәгеләр иминлегенең нигезе булып тора!!!
15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә һәм нәкъ менә бу бәйрәмдә халыкка техник яктан катлаулы товарларны кире кайтарганда кайбер нечкәлекләр турында искә төшерәсе килә.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 12 март кичендә һәм 13 мартта көндез Татарстан Республикасы территориясендә юлларда бозлавык, кич һәм төнлә урыны белән буран һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
Бәйрәм көннәрендә Вагыйзова Заһәрә Идиятулла кызы, Латфуллина Рәхилә Фәтхулла кызы, Садыкова Чәчкә Мөхәммәтша кызы, Сәйфетдинова Мәгъзүмә Гыйният кызы 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
14 март көнне Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары һәм вазыйфалар ярминкәсе үткәрә.
11 мартта “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясе старт алды. Чараның төп максаты-җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә катнашуга җәлеп итү һәм аларның медицина куллануын профилактикалау.
2019 елның 19 мартында “Бердәм РОССИЯ” партиясе Лениногорск җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1а йорт, (ЗАГС бинасы, монумент ягыннан керү) 08.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы игълан иткән чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә.