Лениногорскилылар юбилейларын билгеләп үтте

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Бәйрәм көннәрендә Вагыйзова Заһәрә Идиятулла кызы, Латфуллина Рәхилә Фәтхулла кызы, Садыкова Чәчкә Мөхәммәтша кызы, Сәйфетдинова Мәгъзүмә Гыйният кызы 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Мәгъзунә Гыйният кызы Тәтеш районында туып үсә, 1956 елда безнең шәһәргә киләләр. 18 елдан артык кошчылык фабрикасында эшләгән ул, аннан лаеклы ялга киткән. Аның өч баласы, дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Алар барысы да әбиләрен ярата һәм аның турында кайгырталар.

Рәхилә Фәтхулла кызы Бөгелмә районында туган. Шәһәр төзелгәч, 60 нчы елларда күченеп килгәннәр. Аның дүрт баласы һәм ун оныгы бар. Алар барысы да аны юбилее белән котларга килгән иде.

Заһәрә Идиятулла кызы тумышы белән Чирмешән районының Югары Чегодай авылыннан. Безнең районга 1961 елга килгән, күп еллар май заводында эшләп лаеклы ялга чыккан. Биш бала тәрбияләп үстергән, хәзер сигез оныгын үстерергә булыша.

Чәчкә Мөхәммәтша кызы Кәркәле авылыннан. Ире белән 1959 елда йорт төзеп кергәннәр. Күп еллар тегү фабрикасында эшләгән. Биш ул тәрбияләп үстергән, ә шушы көннәрдә унөченчы оныкчыгы туган. Үзенең юбилеен ул кафеда якыннары һәм туганнары белән билгеләп үтте.

Юбилярларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, ныклы сәламәтлек, тыныч-имин көннәр теләде. Ул район башлыгы исеменнән бүләкләр һәм РФ Президенты В. В. Путинның шәхси котлауларын тапшырды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International