Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 12 марты, сишәмбе

14 март көнне Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары һәм вазыйфалар ярминкәсе үткәрә.

Эш эзләүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә кора, вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачак: эш графигы һәм характеры, хезмәткә түләү системасы, квалификация таләпләре һ. б.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һәм эш бирүчеләр теләүчеләрне түбәндәге адрес буенча көтәләр: Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 31 йорт (Лениногорск политехник көллияте). Башлана 10.00 сәгатьтә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International