Адым үлчәгеч - аны ничек кире кайтарырга яки алыштырырга?

2019 елның 12 марты, сишәмбе

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә һәм нәкъ менә бу бәйрәмдә халыкка техник яктан катлаулы товарларны кире кайтарганда кайбер нечкәлекләр турында искә төшерәсе килә.

Сыйфатлы товарны кире кайтару

Тормышта төрле хәлләр була, сатып алынган адым үлчәгеч ошамый яки сез ашыгыбрак сатып алгансыз икән,  гәрчә сыйфатка карата дәгъвалар булмаса да. Әлеге товар техник яктан катлаулы җайланмалар исемлегендә яки кире кайтарып яки алыштырылырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлегендә бармы – шуны тикшерегез.

Гарантия срогы узмаган очракта, ничек кире кайтарырга?

15 көннән азрак вакыт узды?

Әгәр төзек булмавы 15 көн эчендә ачыкланса, сез товарны кире кайтарырга яки сатып алу бәясен яңадан исәпләү белән шундый ук яки аны алыштырырга хокуклы. Акча 10 көн эчендә кире кайтарылырга тиеш, ә сатучы мөрәҗәгать иткән вакыттан 7 көн эчендә алыштырылырга тиеш (сыйфат тикшерелгәннән соң, 20 көн эчендә).

Шунысы мөһим: товар сатып алган вакыттан кыйммәтләнсә, сез бәясе аермасын каплауны таләп итәргә хокуклы.

15 көннән артык вакыт узды?

Шуннан соң товарның гарантия ремонтына гына исәп тотарга мөмкин. Әгәр дә ремонт 45 көннән артык дәвам итсә, яисә үтәлми торган яки кабатлана торган очракта, сез товарны алыштыруны яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

  Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International