ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

Үзәк китапханәләр системасы китапханәчеләре волонтерлар сыйфатында чыгыш ясап, халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат җиткерүдә ярдәм итәләр.

2019 елның 10 мартында Чайковский шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында трамплиннан чаңгыда сикерү буенча финал ярышлары узды.

Татарстан Росреестры вәкилләре «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» Федераль законны хокукый куллану мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл»дә катнашты. Бу чарада шулай ук җәмәгатьчелек вщкилләре, кайбер районнарның бакчачылык ширкәтләре рәисләре, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре катнашты.

14 мартта Лениногорск политехник колледжында (Гагарин урамы, 31нче йорт) чираттагы эш урыннары ярминкәсе узды.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының кулланучылар багланышын координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев катнашында киңәшмә узды.

14 март көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «СтихиЯ» VII әдәби иҗат фестивале узды.

Шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чараларда актив катнашты.

 14 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре балалар китабы атналыгы кысаларында 11нче гимназиядә язучы Захарова Зинаида белән иҗади очрашу оештырдылар.   

15 мартта “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә    белем  бирү  учреждениесе базасында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  «Мул сөткә юл.   Нәтиҗәле  терлекчелек уңышларына ирешү» темасына    семинар узачак.  Аның  кысаларында    сыерларның  сөт  уңышына  азык  сыйфатының  йогынтысы,   эре  мөгезле  терлекләр үчретү һәм аларның сәламәтлеге, бозаулар  тууны  арттыру һәм  ветеринария  чараларының  нәтиҗәлелеге  турындагы  мәсьәләләр  каралачак.   

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 15 март көнне төнлә һәм иртән аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән кар, көндез явым-төшемсез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International