Шәһәр ТОСлары профилактик чараларда актив катнашты

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чараларда актив катнашты.

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр опекасында ике меңнән артык оештырылмаган өлкән яшьтәге гражданнар, өч йөз күпбалалы гаилә бар. 11-14 март көннәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр белгечләре 123 күп балалы гаиләгә, 97 ялгыз яшәүче гражданга бардылар, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм белешмәлекләр тапшырдылар.

7 һәм 11 номерлы ТОСлар «Ягез әле, хатын-кызлар!» исеме белән яшь әниләр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр һәм янгын сүндергечләрдән файдалану кагыйдәләрен кабатладылар.

5 һәм 8 нче номерлы ТОСлар үз микрорайоны өлкән сыйныф укучылары өчен янгын куркынычсызлыгы буенча лекция оештырдылар.

Шәһәр микрорайоннарында ТОСлар көче белән янгын куркынычсызлыгы буенча өч йөздән артык белешмәлек урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International