Лениногорскида язучы Зинаида Захарова белән очрашу үтте

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

   14 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре балалар китабы атналыгы кысаларында 11нче гимназиядә язучы Захарова Зинаида белән иҗади очрашу оештырдылар.   

Зинаида Кирилл кызы – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Р.Төхвәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, «Кызыл каурый» Әлмәт әдәби берләшмәсе әгъзасы, унбер китап авторы. Әлеге чарага шәһәр мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары чакырылган иде. Очрашу барышында балалар Зинаида Кирилл кызының шигырьләрен сөйләделәр, 11нче гимназия укучылары «Зирәк куян» әкиятен сәхнәләштерделәр, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм кунаклары язучы белән шәхсән танышу, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге алдылар. Үз чиратында Зинаида Захарова балаларга китапларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International