Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «СтихиЯ» VII әдәби иҗат фестивале узды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

14 март көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «СтихиЯ» VII әдәби иҗат фестивале узды.

Фестиваль 2013 елдан бирле үткәрелә һәм ул шәһәр шигъриятендә якты вакыйга булып тора. Фестивальдә безнең шәһәрнең яшь шагыйрьләре катнаша. Быел «СтихиЯ» фестивалендә Лениногорск нефть техникумы студентлары, 2 нче мәктәп, 13 нче мәктәп, 6 нчы мәктәп, 12 нче лицей укучылары катнашты. Алар бер-берсенең иҗаты белән таныштылар, «иҗатташ дусларын» табарга мөмкинлек алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International