Язгы ташу апрельнең беренче декадасында Лениногорск муниципаль районының су объектларында башланачак, дип фаразлана.
2019 елның 1 мартында РФ Хөкүмәтенең 27.02.2010 ел, № 195 карары белән расланган автобусларда пассажирлар йөртү һәм башка затларны ташу эшчәнлеген лицензияләү турында Нигезләмә басылып чыкты.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен алар тормышындагы мөһим вакыйгалар белән котлау – безнең районда күркәм гадәт булып тора. Бүген котлауларны Лениногорскида гомер итүче тыл хезмәтчәне Зиядә Хәйрулла кызы Хәсәншина кабул итте, аңа 90 яшь тулды.
2019 елның 20 мартында 08.30 сәгатьтә мэриянең утырышлар залында район һәм шәһәр Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе була.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышларының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Эш планы нигезендә, гаиләгә һәм гаилә элемтәләренә бала хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, әлеге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, 2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
Язгы чорда һава температурасының еш үзгәрүе су объектларында бозның ныклыгына йогынты ясый. Шуның белән су объектлары кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.
Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Берәү шалтыратып, 2019 елда совет стажы өчен пенсионерларга пенсиягә өстәмә акча вәгъдә итә.
2019 елның 13 мартында 11нче гимназиядә "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит" акциясе кысаларында балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлегенең һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор А.Исхаков һәм «Форпост» яшьләр җәмәгать тәртибен саклау үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Э. Зубок лекция үткәрделәр.
15 март көнне Мәдәният сараенда шәһәр һәм район мәктәпләреннән 300 укучы актерлар белән берлектә “Тылсымлы сәяхәт”кә юнәлде, аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар. Сценарийны әзерләүдә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” хезмәткәрләре катнашты.