Язгы ташу апрельнең беренче декадасында Лениногорск муниципаль районының су объектларында башланачак, дип фаразлана.
Татарстан Республикасының “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегендә алдан фараз буенча су басу мөмкин булган зоналарга 14 торак пункт керә, шул исәптән:
халык саны-431 кеше;
- шуларның 209ы-хатын-кызлар;
- 14 яшькә кадәрге балалар-58 кеше;
-мөгезле эре терлек -105 баш.
Лениногорск муниципаль районы территориясендә язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен көчләр һәм чаралар группировкасы оештырылды:
шәхси состав - 147 кеше;
техника-56 берәмлек, шул исәптән янгын техникасы-4 берәмлек;
йөзү чаралары -8 берәмлек һәм башкалар.
5 торак пунктта РСУ хәбәр итү системалары урнаштырылган (Сугышлы, Керкәле, Туктар Урдаласы, Сарабиккол, Яңа Иштирәк авылларында).
Лениногорск муниципаль районында язгы ташу чорында коткару һәм авария-торгызу эшләрен башкару өчен инерт материаллар резервы булдырылды:
Гидрологик вәзгыятьне контрольдә тотуны тәэмин итү өчен 6 күзәтү посты эшлиячәк:
Сугышлы авылы, Урман Шушмасы елгасы;
Сарабикол авылы, Шушма елгасы;
Иске Иштирәк авылы (Бәкер авылы), Шушма елгасы;
Керкәле авылы, Урман Шушмасы елгасы;
Зәй-Каратай авыл җирлеге, ГТС;
Иске Писмән авыл җирлеге, ГТС.
Авыл җирлекләре башлыклары шәхси йортларны ирекле иминләштерү буенча халык белән эш алып бара.
Лениногорск муниципаль берәмлеге территориясендә 2019 елның язгы чорында ташкын күренешләре белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү максатларында «Ташу» оператив планы расланды.
Лениногорск муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе язгы ташу вакытында куркынычсызлык чаралары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә:
Су басу куркынычы булганда:
Тынычлыкны саклагыз, күршеләрне кисәтегез, инвалидларга, балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтегез;
Документлар, кием-салым, иң кирәкле әйберләр, азык-төлек запасы берничә көнгә, медикаментлар әзерләгез. Документларны су үткәрми торган пакетта саклагыз;
Кыйммәтле әйберләрне чорма һәм түбәләргә күтәрегез;
Мөмкинлек булса, әлеге вакытка туганнарына, дусларга яки танышларга күченеп торырга кирәк.
Барлык хәлләр турында 01,112 телефоннары буенча хәбәр итегез.