Лениногорск укучылары өчен "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" акциясе кысаларында лекцияләр үткәрделәр

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

2019 елның 13 мартында 11нче гимназиядә "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит" акциясе кысаларында балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлегенең һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор А.Исхаков һәм «Форпост» яшьләр җәмәгать тәртибен саклау үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Э. Зубок лекция үткәрделәр.

Укучыларны административ һәм җинаять Кодеклары статьялары белән таныштырдылар һәм наркотик чараларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр өчен РФ законнары белән нинди җаваплылык каралуын аңлаттылар. Шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан төрле хокук бозу очраклары да каралды. Чара ахырында лекциядә катнашучыларга Җинаять Кодексы статьялары һәм кайнар линия телефоны белән буклетлар таратылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International