2019 елның 26 мартында 22нче номерлы балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган (татар) теленә өйрәтү буенча база мәйданчыгы утырышы узды.
2019 елның 25 мартында Казан шәһәрендә 2007-2008 елгы малайлар һәм кызлар арасында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Лениногорск-Әлмәт-Казан шәһәрләре арасында «Өч турне» Татарстан Республикасының ачык беренчелеге булып узды.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2019 елның 27 мартында төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, буран, бозлавык көтелә.
2019 елның 22 мартында Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбендә «Татнефть» җәмгыятенең “Лениногорскнефть” идарәсе белән берлектә укучыларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү буенча, “Школьное НГДУ” белән уртак проектны гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы мәктәпләре укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен В. Д. Шашин исемендәге IV республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
2019 елның 25 мартында Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда "Ныклы гаилә" проекты кысаларында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтын ныгыту темасына “түгәрәк өстәл” үткәрелде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр итә: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru (алга таба – Портал) Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау (алга таба-хезмәтләр) өлкәсендә электрон рәвештә иң кирәкле социаль хезмәтләр гамәлгә ашырылды.
Ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) башлангычы белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы (алга таба - министрлык) республика территориясендә төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең ресурсларны саклау проблемаларын чишүдә теләктәшлеген символлаштыра торган «Җир Сәгате» халыкара акциясе үткәрә.
25 мартта «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов кабинетында торак һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдында бурычлар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү буенча алып барыла торган эш турында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зөлфия Михайлова, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компания җитәкчеләре, ТСЖ, суд приставлары хезмәте рәисләре һ. б. катнашты.
«Аграрий» сүзе чыгышы белән латин сүзе. «Ager» - латинчадан «җир» дигәнне аңлата. Җир эшкәртүчеләр һәм икмәк үстерүчеләр бүген ни белән мәшгуль соң? Тышта әле калын катлам кар ятуга да, кар явып торуларга да карамастан, игенчеләрнең уе инде күптән кырда, алар кыш уртасыннан ук язгы чәчү мәшәкатьләре белән яшиләр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014 -2021 елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасын раслау турында» 2013 ел, 23 декабрь, 1023 нче карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 ел, 28 апрель, 741-р номерлы күрсәтмәсе 6 пунктын үтәү максатларында, өлкән гражданнарны даими нигездә ачыклауны оештыру максатларында, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан Лениногорск һәм Лениногорск районында йорт хуҗалыгы составында башка теркәлгән затлар булмаган 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарны фатир саен йөреп чыгу оештырыла.