Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов мэриядә торак-коммуналь өлкәсе сораулары буенча киңәшмә үткәрде

2019 елның 26 марты, сишәмбе

25 мартта «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов кабинетында торак һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдында бурычлар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү буенча алып барыла торган эш турында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зөлфия Михайлова, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компания җитәкчеләре, ТСЖ, суд приставлары хезмәте рәисләре һ. б. катнашты.

 

2010 елның 1 мартына ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдында торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 млн.сумга арткан һәм 125,6 млн. сум тәшкил иткән (2018 елның 1 мартына – 123,6 млн. сум).

 

 Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычларын бетерү эшен көчәйтергә, ТКХ өчен халыкның бурычларын киметү буенча уртак рейдлар үткәрергә дигән карар кабул ителде. Атна саен Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгәт Хөсәеновка башкарылган эшләр турында хәбәр итәргә, диелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International