Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014 -2021 елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасын раслау турында» 2013 ел, 23 декабрь, 1023 нче карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 ел, 28 апрель, 741-р номерлы күрсәтмәсе 6 пунктын үтәү максатларында, өлкән гражданнарны даими нигездә ачыклауны оештыру максатларында, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан Лениногорск һәм Лениногорск районында йорт хуҗалыгы составында башка теркәлгән затлар булмаган 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарны фатир саен йөреп чыгу оештырыла.
Игътибар! хезмәткәрләр үзләре белән таныклык алалар.
“Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе: 5-16-14