2019 елның 26 мартында 22нче номерлы балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган (татар) теленә өйрәтү буенча база мәйданчыгы утырышы узды.
Әлеге чарада районыбызның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче 20 дән артык педагог катнашты. 22нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тел мохитен булдыру факторы буларак иртә һөнәри юнәлеш бирү" темасына эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында ачык күрсәтмәләрне күрсәттеләр. Чара 22нче номерлы балалар бакчасы коллективы адресына катнашучыларның фикерләре һәм изге теләкләр белән тәмамланды.