4-5 майда Татарстан башкаласында Ак Барс Банк Казан марафоны 2019 узачак. Аның кысаларында оештыру комитеты республика муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы йөгерүче районга конкурс игълан итте.
Ярыш нәтиҗәләре буенча республиканың өч районында универсаль спорт мәйданчыгы төзиячәкләр.
Конкурс җиңүчеләре Казан марафонына теркәлгән катнашучыларның муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең санына мөнәсәбәтендә билгеләнә.
1 урын – мини-футбол кыры;
2 урын– волейбол-баскетбол мәйданчыгы;
3 урын –спорт тренажерлы мәйданчыклар.
Теркәлү һәм мәгълүмат алу өчен сылтама: www.kazanmarathon.org