Лениногорскида гаилә эстафетасы үтте

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

13 апрельдә Теннис Холлда "Әти, әни һәм мин -спорт гаиләсе" гаилә эстафетасы узды. Ул 4нче ТОС һәм Теннис Холл тарафыннан оештырылды. 

Эстафетада Шайбулатов, Нурмөхәммәтов, Ермолаев, Рамазанов, Глухов, Фәйзутдинов, Сафин,  Золотухиннар гаиләсе катнашты. Ярышлар дустанә атмосферада үтте, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә алды. Ахырдан эстафетада катнашучыларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International