Лениногорскида геологик музей ачылды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Безнең шәһәрдә 2нче мәктәп геологик хәрәкәт мәйданчыгы булып тора.  12 апрельдә анда геологик музей ачылу тантанасы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, "Охтин-Ойл" җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Хөснетдинов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, ТНГ-ЛенГИС" җәмгыяте директоры Дамир Нурмөхәммәтов, шәһәр һәм район мәктәбе укучылары катнашты. 

Кунаклар өчен геологик музей буйлап экскурсия оештырылды. Алар музейның укучылар  өчен генә түгел, шәһәр үсеше өчен дә мөһим роль уйнаячагын билгеләп үттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International