Татарстанда көзге культуралар вәзгыятенә бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2 майда тиешле күрсәтмәгә кул куйды.
4 майда Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Лениногорск шәһәрендә «ОХТИН-ОЙЛ CUP " ЯАҖ кубогына теннис буенча һәвәскәрләр турниры узды. Ярышлар ир-атлар арасында "MASTERS" категориясендә ачык разрядта узды.
4-6 майда Азнакай шәһәрендә грек-рим көрәше буенча республика турниры үтте.Анда Лениногорск көрәшчеләре дә катнашып, призлы урыннар алды.
Гидрометүзәк мәгүлүматлары буенча, 8 майда аязучан болытлы һава. Яңгыр яварга мөмкин, аерым районнарда яшен булу ихтималы бар.
Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын булдырырга һәм илнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк закон проектлары пакеты эшләнә.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның «Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга ел саен акчалата түләү турында»гы Указы нигезендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра.
Бүген безнең шәһәр урамнары буйлап 5 "Лада Гранта" автомобиленнән кортеж хәрәкәт итте. Машиналарда Җиңү Байрагы, РФ һәм ТР флаглары җилфердәде. Сугыш ветераннары Андреев Владимир Семенович, Әхмәтҗанова Халидә Хөсәен кызы, Вукулова Вера Борисовна, Мостафин Мәхмүт Абнагим улы, Бострикова Людмила Федор кызы, Кузьмичев Иван Васильевич, Ялалтдинов Рөстәм Гариф улы, Синицына Анфиса Архип кызы, өлкән яшьтә булуга карамастан, автойөрештә катнаштылар.
Очрашу 10нчы һәм 6нчы мәктәптә үтте. Ветераннар бик бай программа әзерләгән иде. Мәктәп укучылары аларга рәхмәт әйтте һәм үзләре дә төрле номерлар күрсәттеләр. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
6 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе 6нчы мәктәпнең 6А сыйныф укучылары өчен «Герой-шәһәрләр» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде.
2019 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Җиңү көненә багышланган берничә акцияләр үткәрделәр.