Лениногорскида теннис турниры буенча җиңүчеләр билгеләнде

2019 елның 7 мае, сишәмбе

4 майда Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Лениногорск шәһәрендә «ОХТИН-ОЙЛ CUP " ЯАҖ кубогына теннис буенча һәвәскәрләр турниры узды. Ярышлар ир-атлар арасында "MASTERS" категориясендә ачык разрядта узды.

Кунаклар һәм ярышларда катнашучылар әлеге спорт төрен яратучыларның кызыклы уенын кабат карап хозурлана алдылар. Спортчылар кулындагы ракеткалар хәрәкәтләрен, тупларны зур кызыксыну белән ярышларның кунаклары һәм җанатарлары күзәтте. 

Беренче урынны Уфа спортчылары Михаил Беспалов һәм Владлен Кайбышев яулады. Өченче урын өчен көрәш Рөстәм Хөснетдинов һәм Мансур Мохтасаров Лениногорск шәһәре вәкилләре файдасына тәмамланды.

Турнирда катнашучыларның барысы да уеннан алган тәэсирләре белән уртаклаша алдылар. Ә безнең турнир традиция буенча-ярышларда катнашучыларның барысына да кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International