Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын булдырырга һәм илнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк закон проектлары пакеты эшләнә.
Бердәм механизмның төп бурычларының берсе - бизнес алып баруның максималь аңлаешлы, уңайлы һәм ачык шартларын булдыру. Моңа административ киртәләрне бетерү, бюрократик процедураларның санын киметү, документларны карау вакытын кыскарту һәм төрле җайга салу ташламаларын бирү хисабына ирешергә мөмкин.
Закон проекты эшкуарлар файдалана алачак дәүләт ярдәме чаралары исемлеген (бюджет инвестицияләре, субсидияләр, ташламалар, контроль-күзәтчелек һәм рөхсәт эшчәнлегендә дәүләт гарантияләре һәм җайга салу ташламалары) үз эченә алган преференциаль портфельне формалаштыра.
Преференциаль портфельне дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары белән тулыландыру максатларында, Икътисадый үсеш министрлыгы эшкуарларга, хуҗалык эшчәнлеге барышында нинди кыенлыкларга юлыгырга туры килүен, нинди җайга салу ташламаларын алырга теләгәннәрен һәм норматив-хокукый актка нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген күрсәтеп, сораштыру формасын тутырырга тәкъдим итә.
Тәкъдимнәр саны чикләнмәгән. Сораштыруны 2019 елның 18 маена кадәр узарга мөмкин.