Сугыш ветераннары-Җиңү көненә багышланган автойөрештә катнашучылар

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген безнең шәһәр урамнары буйлап  5 "Лада Гранта" автомобиленнән кортеж хәрәкәт итте. Машиналарда Җиңү Байрагы, РФ һәм ТР флаглары җилфердәде. Сугыш ветераннары Андреев Владимир Семенович, Әхмәтҗанова Халидә Хөсәен кызы, Вукулова Вера Борисовна, Мостафин Мәхмүт Абнагим улы, Бострикова Людмила Федор кызы, Кузьмичев Иван Васильевич, Ялалтдинов Рөстәм Гариф улы, Синицына Анфиса Архип кызы, өлкән яшьтә булуга карамастан, автойөрештә катнаштылар.

Ветераннар хәрәкәте маршруты буенча шәһәрнең уку йортлары укучылары һәм студентлары сәламләделәр. 4нче, 2нче һәм 7нче мәктәп укучылары концерт номерлары әзерләгән иде, чәчәкләр бүләк иттеләр. Геройлар Аллеясында Мәңгелек ут янында һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Автойөрешнең инициаторы-ТР ДОСААФ оешмасы. Алар шәһәрнең ТОСлар һәм мәктәпләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан әлеге искиткеч акцияне оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International