Бүген Казанда "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе Президиумы утырышы узды, анда Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов катнашты.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIII съезды йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралар планын гамәлгә ашыруның барышы турында, зона семинар-киңәшмәләр йомгаклары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру турында, торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләрен билгеләү өлешендә территориаль планлаштыру документларына закон таләпләрен гамәлгә ашыру һәм муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше программалары нигезендә әлеге документларга үзгәрешләр кертү, халыкка хезмәт күрсәтү буенча Татарстан Республикасы территориясендә почта элемтәсе бүлекләренең эше турында һәм башка сорауларны карады.