ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

“Лениногорская агрофирмасы”нда мал азыгы әзерләү эшләре башланды. Азык әзерләү мәйданы 100 гектарда кырда бара, биредә козлятник үләне 70 сантиметр биеклектә үскән. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Фоат Саматов әйтүенчә, хәзер козлятник үләнен әзерләү вакыты.

1 июньдә Лениногорскида Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтеләчәк. 

Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, үзләрен карый алмаучылар башкалар ярдәменә таяна ала.   Авыруны караучы кешегә ай саен компенсация түләнә. Ул кемнәргә түләнә, аны билгеләү һәм түләү тәртибе турында Пенсия фонды белгеченең аңлатмасын сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1483037.  

Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу куркынычы янаган чор дәвам итә. Республикада урманнарда янгыннар барлыкка килүне кисәтү һәм аның таралуын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы кысаларында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урманнарны чүп-чардан чистарту, урман янгыннарына каршы пропаганда һ.б. чаралар үткәрелә.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Туендыручысын югалту буенча пенсия алучы   студентлар һәм мәктәп укучылары җәй көнне эшкә урнашсалар, пенсияләренә федераль социаль өстәмә алу хокукын югалталар. 

"Форпост" үзәге активистлары "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылды. Акция кысаларында мәгълүмат буклетлары таратылды.

Район һәм шәһәр китапханәләрендә Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган чаралар узды. 

ТР Гидрометүзәк мәгүлүматлары буенча, 30 майда республика территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен булырга мөмкин. 

30 майда ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында татар телендә иртәнге мәгълүмати-танып-белү «Манзара» программасы чыгачак.

Шушы көннәрдә 90-яшьлеген якташыбыз, сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Рәис Рәүф улы Хәсәншин билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International