ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2019 ел
җомга

«Ялтау агрофирмасы» ҖЧҖенең Керкәле катнаш азык заводы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ындыр табакларының яңа уңышны кабул итүгә әзерлеге мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, «ТАЛ-Агро» идарә компаниясе  ҖЧҖ генераль директоры Илһам Вәлиев, Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм «Россельхозцентр»ФДБУнең район бүлеге белгечләре катнашты.

2019 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә Лениногорск шәһәренең 6 нчы мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар килде. ГХАТ бүлеге белгече Елена Трошихина алар өчен экскурсия үткәрде, анда укучыларны күптән түгел генә 100 еллык юбилеен билгеләп үткән ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы белән таныштырды, акт китапларының ничек саклануы, гражданлык хәле актларын теркәү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Лениногорскилыларны һәм кунакларны «Шәһәрнең мәдәни мохите» проектында катнашырга чакыралар.

Урманда адашмас өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

25 июль көнне Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә Эксперт советының эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча киңәшмәсе узды. Әлеге бизнес-планнар юридик зат, шәхси эшмәкәр буларак дәүләт теркәве аша узганда бер тапкыр финанс ярдәме алу өчен кирәк.

2019 елда Россиянең барлык субъектларында, шул исәптән Татарстан Республикасында, Россия Президенты кушуы буенча, аерым алганда, медицина өлкәсендә – «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру башланды.


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 26 июльдә аязучан болытлы һава. 

25 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә яман гадәтләр турында әңгәмә үтте. Анда 1нче урта мәктәп лагерена йөрүче укучылар чакырылган иде.

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы тарафыннан 2019 елның беренче яртыеллыгында кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү турында 3800гә якын гариза кабул ителде

2019 елның 18 июлендә Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә» социаль эш буенча белгеч Кузьмина Дарья тарафыннан «Талантлар салават күпере» социаль программасын тормышка ашыру кысасында чираттагы дәрес үткәрелде. Ул мөмкинлекләре чикләнгән балаларның адаптив мөмкинлекләрен һәм иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелде. Дәреснең максаты: ижади фантазияне үстерү, эмоциональ киеренкелекне төшерү. Чарада 5 балигъ булмаган бала катнашты.
          


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International