"Форпост" яшьләр үзәге активистлары пневматик мылтыктан ату буенча ярыш үткәрделәр

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 июлендә «Форпост» яшьләр үзәге вәкилләре «Дружба " балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 3 сменасында катнашучылар өчен пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар үткәрделәр.

Ярышларда 3 команда катнашты. Катнашучылар утырып һәм аягүрә басып 4 метр дистанциягә күнегүләр ясадылар. Ату буенча командадан һәр катнашучыга ике атыш бирелде.

Нәтиҗәләр  буенча беренче урынны иң күп очко җыйган «яшелләр» командасы алды. Икенчедә «Кызыллар» командасы һәм өченчедә -  «Сары» командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International