Республика Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән киңәшмә үткәрде.
Лениногорск мэриясенең утырышлар залында видеоэлемтә режимында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Галимҗанов, Лениногорск шәһәре прокуроры Сергей Парамонов, район башлыгы урынбасарлары, Совет һәм Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, төзелеш оешмалары, шәһәр һәм район хезмәтләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елның 9 августына 1 млн.564,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 64,5% ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы чыгышын төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендәге мәгълүматлардан башлады. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан бирле 848 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 9 млн.706 мең сумлык 248 карар чыгарылган.