Лениногорскида Корбан Гаете уңаеннан бәйрәм үтте

2019 елның 11 августы, якшәмбе

Корбан Гаете уңаеннан шәһәрдә "Мәхәббәт" паркында бәйрәм узды.

Халык күпләп килгән иде.Иртәрәк килүчеләр эскәмияләрдә урын алып утырышты, бушлай пылау белән сыйланырга теләүчеләр өстәлләр янына чиратка басты.

Балалар өчен аттракционнар эшләде, алар спорт уеннарында катнашты.

Корбан бәйрәме белән "Ихлас" мәчете имамы Булат хәзрәт котлады. Башкарма комитет эшләре идарәчесе Марат Якупов мондый бәйрәмнәр халыкларны берләштерә, дуслыкны ныгыта диде.

Балалар чыгышы да бик матур булды, алар шулай ук театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте. Күренешнең асылы шунда - Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый, шәфкатьлелек күрсәтә.

Балалар спорт ярышларында катнаша да, фишка алалар, ул фишканы бүләккә алмаштыралар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International