2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Республика Роспотребнадзор идарәсе мәктәп һәм балалр бакчаларында температура режимы ничә градус булырга тиешлеге турында аңлатма бирә:
2019 елның 23 сентябрендә SOTKA (100 көнлек воркаут) белем бирү-күнегү программасының бушлай массакүләм онлайн (дистанцион) көзге эшләтеп җибәрелүе башлана.
Гаилә булдыру турында карар - һәрбер романның иң яхшы дәвамы. Туй - кияү белән кәләш мәхәббәтен, аларның бер-берсенә хөрмәтен тәрбияли торган бәйрәм. Ул бик мәшәкәтле булуга карамастан, күңелле чара. Кайвакыт бәхәсле мәсьәләләрнең берсе - никахлашу көнен сайлау.
2019 елның 19 сентябрендә Лениногорск Мәшгульлек үзәге Лениногорск политехник колледжы базасында көзге эш урыннары ярминкәсе үткәрде.
27 сентябрьдә муниципаль районда җылылык сезоны башланып китә. Бу турыдагы карарны башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы З.Г.Михайлова имзалады.
ТР Гидрометүзәк мәгүлүматлары буенча, 20 сентябрьдә республика территориясендә урыны белән яңгыр явачак.
2019 елның 1 июленнән "Куллану кредиты (заем) турында" Федераль законга һәм "Микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары турында Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 2018 елның 27 декабрендәге 554-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә "Микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары турында" 21.12.2013 ел, №353-ФЗ Федераль законның 5 статьясындагы 23 өлешенә үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә кулланучылар кредиты (займ) килешүе буенча процент ставкасы көнгә 1 проценттан артмый.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аны акчалата эквивалент алган федераль льготниклар Пенсия фонды, КФҮ клиент хезмәтенә яки Россия Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша тиешле гаризаны бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Торакны җылыту максатларында каты ягулыкка бәяләрне дәүләти җайга салуны исәпкә алып, торак йортларны утын яки күмер белән җылытучы гражданнар дәүләт комитеты билгеләгән бәяләрдән каты ягулык сатып алу хокукына ия.