Федераль ташламалардан файдаланучылар гариза бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аны акчалата эквивалент алган федераль льготниклар Пенсия фонды, КФҮ клиент хезмәтенә яки Россия Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша тиешле гаризаны бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

2019 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1121 сум 42 тиен тәшкил итә, шул исәптән:

* кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү-863 сум 75 тиен.;

* төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар бирү – 133 сум 62 тиен.;

• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту урынына бару – 124 сум 05 тиен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International