Гаилә булдыру турында карар - һәрбер романның иң яхшы дәвамы. Туй - кияү белән кәләш мәхәббәтен, аларның бер-берсенә хөрмәтен тәрбияли торган бәйрәм. Ул бик мәшәкәтле булуга карамастан, күңелле чара. Кайвакыт бәхәсле мәсьәләләрнең берсе - никахлашу көнен сайлау.
Бер вариантта тукталып калу җиңел түгел, чөнки бәхеткә китерәчәк «дөрес» көнне сайлыйсы килә. Билгеле булганча, саннар безнең тормышка билгеле бер йогынты ясый дип исәпләнә һәм 2019 елның 19 сентябре дә читтә калмады. Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 3 пар никахларын рәсми рәвештә теркәде. Яшь парларны гаилә туу белән котлыйбыз! Сезнең мөнәсәбәтләрегез ныклы, озын һем бәхетле булсын!