23 сентябрьдән SOTKA (100-көнлек воркаут) түләүсез программасы эшли башлый

2019 елның 20 сентябре, җомга

2019 елның 23 сентябрендә SOTKA (100 көнлек воркаут) белем бирү-күнегү программасының бушлай массакүләм онлайн (дистанцион) көзге эшләтеп җибәрелүе башлана.

SOTKA (100 көнлек воркаут) - ул глобаль түләүсез онлайн белем бирү - тренировка программасы, аның кысаларында катнашучылар тренировкалар процессы, дөрес туклану, мотивация һәм социаль активлык турында практик күнекмәләр һәм теоретик белемнәр алачаклар.

2019 елда программаны оештыручылар SOTKA (100 көнлек воркаут) белем бирү программасының инглиз телендәге версиясен башлап җибәргәннәр. Шуңа күрә хәзер Россия AppStore дан тыш, ул башка 30 илдә дә (Канада, Бөекбритания, Германия, Франция, Италия һәм Испанияне дә кертеп) бар. АКШ, Кытай һәм Австралиядән катнашучылар теркәлгән дә инде.

Сәламәтлек һәм физик көчне ныгытудан, тренировкалар, туклану, мотивация һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүдән тыш, әлеге программа буенча шөгыльләнүчеләр үзләренең әхлакый, рухи халәтен яхшырту мөмкинлеге дә алачак. Бу исә, халыкның төрле төркемнәрен фикердәшләренең бердәм коллективларына берләштерүгә ярдәм итә ала.

Проект бушлай һәм теләгән һәркем өчен ачык.  SOTKA (100 көнлек воркаут) сайтында  https://100.workout.su/ теркәлү башланды . Массакүләм старт 2019 елның 23 сентябрендә бирелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International