Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре үзләренең хезмәт ветераннарын Өлкәннәр көне белән котладылар. ГХАТ хезмәтенә багышланган еллары, туган шәһәре һәм районы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм озын бәхетле тормыш теләделәр.