3 октябрь көнне мәдәният сараенда халык коллективлары өчен балалар концерты булып узды.
Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова һәм мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Стенькина җыелучыларны үткән Өлкәннәр көне белән җылы котладылар, мәдәният сараеның мәдәни тормышына зур өлеш кертүләрен билгеләп, барысын да тәмле пироглар белән сыйладылар.
Концертта «Барби» вокал шоу-төркеме, «Браво» нәфис сүз студиясе солистлары һәм катнашучылары, «Талант»студиясе солистлары катнашты. Халык коллективларында катнашучылар үзләре дә актив булдылар: җырлар җырладылар, биеделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә якты, кызыклы килеп чыкты һәм барысына да яхшы кәеф бүләк итте.