Татарстан Росреестры эшмәкәрләр өчен теркәү вакытын кыскартты

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре тарафыннан тапшырылган документлар пакетлары буенча дәүләт теркәве сроклары кыскартылды. Шулай итеп, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш – бирешләрне теркәү вакыты закон нигезендә билгеләнгән 9дан 5 эш көненә кадәр кыскартылган; бер үк вакытта кадастр исәбендә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12дән 9 эш көненә кадәр. Документларны электрон рәвештә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Порталы аша биргәндә (rosreestr.ru) - бу срок нибары бер эш көне тәшкил итә!

Моннан тыш, документларны теркәү алды әзерләү мәсьәләләре буенча, шул исәптән хокукларны теркәүне һәм кадастр исәбен туктатып торуны булдырмау максатларында, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе каршында Казан шәһәре, Авангардная урамы, 74 нче йорт, 7 нче подъезд адресы буенча консультацияләр тәрәзәсе эшли.  Монда кадастр исәбенә куярга һәм (яки) эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән торак булмаган күчемсез милек объектларына милек хокукын теркәргә теләгән юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, үзгәртеп коруга дучар ителгән күчемсез милек объектларыннан кала, мондый объектлар өчен җир участоклары мөрәҗәгать итә алалар. Консультация һәр сишәмбе көнне 8дән 12 сәгатькә кадәр үткәрелә. Түләүсез юридик консультация алу өчен алдан 255-24-20 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International