Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.
Аның эшендә Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, шәһәр һәм район Советы депутатлары, Совет һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Көн тәртибенә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү, Лениногорск районының 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәренең 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына бюджеты проекты, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс һәм тагын берничә мөһим мәсьәлә кертелгән иде.
Беренче мәсьәлә буенча Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатлар белән таныштырды.
Конкурс комиссиясе район Советы каравына ике кандидатура тәкъдим итте: Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Михайлова Зөлфия Габдулхамәт кызы һәм Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Санатуллин Вәгыйз Сәмиулла улы. Район Советы Регламенты нигезендә һәр кандидатка сүз бирелде.
Район депутатларының Бердәм карары белән Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Михайлова Зөлфия Габдулхамәт кызы сайланды.
«Лениногорск районының 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы турында»гы утырышның көн тәртибендәге чираттагы мәсьәләсе буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Михайлова чыгыш ясады.
Аннары Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районының 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджетын кабул итү мәсьәләсе каралды. Бу мәсьәлә буенча доклад белән «Финанс-бюджет палатасы»МКУ рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән район Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча Даими комиссиясе рәисе Гөлия Мәүлетова һәм шәһәр Советының Икътисад, салымнар, финанс һәм эшмәәкәрлекне үстерү буенча даими комиссиясе рәисе Рәсим Шәмсетдинов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре бюджетының төп характеристикаларын раслаганнан соң, 2021-2022 еллар план чорына бюджет проектын шәһәр һәм район Советлары депутатлары бер тавыштан беренче укылышта кабул иттеләр.
Шулай ук сессия эше кысаларында Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында мәгълүмат бирде.
Сессиядә тагын берничә мөһим мәсьәлә каралды, барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.