Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк җыелучыларны сәламләде һәм Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең киләчәге өчен гомерләрен биргән якташларыбызның Бөек батырлыгын искә төшерде. Ватан Геройлары көне тирән мәгънәгә ия, һәм хәзерге буын якташларыбызның батырлыкларын искә алырга һәм сакларга тиеш, дип ассызыклады ул.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен оештырганда, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, пиротехника әйберләрен кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм аларны гамәлгә кертү кагыйдәләрен истә тотарга һәм тайпылышсыз үтәргә кирәк.
Инвалидлар Декадасын үткәрү кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре берничә чара үткәрделәр.
Яңа ел чыршысы – ул балалар һәм өлкәннәр өчен шатлык. Әмма ул, кызганычка каршы, янгынның сәбәбе булырга мөмкин. Күп кенә йортларда хәзер ясалма бәйрәм агачы куела. Ул синтетик материаллардан ясалган, тик табигый кипкән ылыслы белән чагыштырганда да куркыныч тудырмый.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 10 декабрьдә: аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән урыны белән юеш кар һәм яңгыр, көндез явым-төшемсез.
Инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” учреждениесе Зәй-Каратай гомуми белем бирү мәктәбе укучылары - волонтерлар белән берлектә, Зәй-Каратай авылында яшәүче өлкән кешене кабул иткән гаиләдә тбулып кайттылар. Әлеге чара балаларны өлкәннәр һәм инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, шулай ук тәрбиягә алган гаиләдә өлкән кешенең ялын оештыру максатыннан оештырылды.
"JABBAR" көрәш клубы спортчылары, Татарстан Республикасы җыелма командасы составында - Идел буе федераль округы чемпионаты, шулай ук катнаш көрәш буенча "КУДО" Самара өлкәсе Беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 9 декабрьдә: аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән кар, юеш кар, көндез урыны белән.
Үзәк мәйданда тантаналы рәвештә боз шугалагы ачылды. Бу вакыйганы күрергә теләүчеләр аз түгел иде: шугалак янына балалар да, өлкәннәр дә җыелды.
8 декабрьдә язучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Аерым районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән секундына 15-17 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -3 метр..-6°, көндез максималь температура +1..-2°. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.