“Исток-Башлангыч” үзәге хезмәткәрләре тәрбиягә олы яштәге инвалидны алган гаиләдә булды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” учреждениесе  Зәй-Каратай гомуми белем бирү мәктәбе укучылары - волонтерлар белән берлектә, Зәй-Каратай авылында яшәүче өлкән кешене кабул иткән гаиләдә тбулып кайттылар. Әлеге чара балаларны өлкәннәр һәм инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, шулай ук тәрбиягә алган гаиләдә өлкән кешенең ялын оештыру максатыннан оештырылды.  

Беренче төркем инвалиды Рабига Ахмедова тәрбиягә алган гаиләдә 2016 елдан бирле яши. Очрашу ахырында Рәбига Вәлиулла кызына балалар үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырды. Әби җавап итеп аларны татар такмаклары белән шаккатырды һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде. Очрашу бик җылы өй шартларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International