Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, элиталы орлыклар чәчелгән мәйданнарда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы гомуми репродукцияле орлыклар чәчелгән кырлардагы уңыштан күпкә югарырак була, дип билгеләп үткән иде. Репродукциягә бәйле рәвештә уңдырышлылыктагы аерма «бер үк технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип төгәлләштерде министр.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында 10 декабрьдә «Форпост» үзәге активистлары "Сез коррупция турында нәрсә беләсез?» дигән темага сораштыру үткәрде.
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.
10 декабрь көнне «Зиләйлүк» татар вокаль ансамбле - мәдәният йортының халык хоры төркеме Үрнәк-Күмәк авылында концерт программасы белән булды. Ансамбльнең җитәкчесе-Ф. Н.Мирзиянова, концертмейстер и. А. Әхмәтҗанов.
Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында Лениногорск хокук сакчылары сәламәтлекләре какшау сәбәпле, эшкә сәләтлелеген югалткан ветераннар янында булды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 8 ноябрендәге 2648-р номерлы күрсәтмәсе белән 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында кулланылачак исәпкә алу документларының өч формасы расланды.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 11 декабрьдә: болытлы, төнлә явым-төшемсез. Көндез һәм кичен юеш кар һәм кар, урыны белән буран, бозлавык.
Лениногорскида тантаналы төстә физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Сила в детях” реабилитация үзәге ачылды.
2019 елның 29 ноябреннән 1 декабренә кадәр Пермь шәһәрендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында атказанган спорт мастеры А. Третьяков призына грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2003 елда Мексиканың югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциясендә БМОның Коррупциягә каршы Конвенциясе кул кую өчен ачыла, ул БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителә. Документ аңа кул куйган дәүләтләргә ришвәтләрне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупцион табышларны юдыруны җинаять дип игълан итүне йөкли. 2003 ел Конвенциясе-мондый төрдәге беренче документ. Ул барлык структураларның коррупциячеллеге милли байлыкка зыян китерә торган илләр өчен аеруча мөһим. Россия Конвенциягә беренчеләрдән булып кул куйды.