Лениногорск мэриясендә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.

Аның эшендә депутатлар, шәһәр һәм район Советы һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде: Лениногорск шәһәре Башкарма комитетының яңа җитәкчесен сайлау, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре бюджетын 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына икенче укылышта кабул итү һәм тагын берничә мөһим мәсьәлә.

Беренче мәсьәлә буенча Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатлар белән таныштырды.

Конкурс комиссиясе Шәһәр Советы каравына ике кандидатура тәкъдим итте: «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы Аппаратының Оештыру бүлеге башлыгы Риваль Равил улы Ситдыйков һәм «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлеге Советы Аппаратының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Илдар Әхмәт улы Гобәйдуллин. Шәһәр Советы Регламенты нигезендә һәр кандидатка сүз бирелде.

Шәһәр депутатларының Бердәм карары белән Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Сытдиков Риваль Равил улы сайланды.

Ситдыйков Риваль Равил улы 1987 елның 2 апрелендә Лениногорск шәһәрендә туа. Белеме югары, Икътисадчы-менеджер белгечлеге буенча Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаган. 2009 елның сентябреннән Лениногорск муниципаль районы территориясендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча әйдәп баручы белгеч, район башлыгының ярдәмчесе, оештыру бүлеге начальнигы вазыйфасында эшли.

Аннан соң Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы бюджетын 2020 елга һәм 2021-2022 елларга план чорына кабул итү мәсьәләсе көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе булды. Бу мәсьәлә буенча «Лениногорск районы Финанс-бюджет палатасы» учреждениесе рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән «Контроль-хисап палатасы» учреждениесе рәисе Фирдәүс Хәбибуллина чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, тәкъдим ителгән проектлар бюджет формалаштыру таләпләренә туры килә, фаразланган керемнәр һәм керемнәр күләме планлаштырылган чыгымнарның үтәлешен тулысынча тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре бюджетының төп характеристикаларын раслаганнан соң, 2021-2022 еллар план чорына шәһәр һәм район Советлары депутатлары бертавыштан бюджетны кабул иттеләр.

Сессиядә тагын берничә мөһим мәсьәлә каралды, барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International