2019 елның 29 ноябреннән 1 декабренә кадәр Пермь шәһәрендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында атказанган спорт мастеры А. Третьяков призына грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Курган, Киров, Мәскәү өлкәләреннән, Екатеринбург һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты.
Безнең егетләр яхшы нәтиҗә күрсәттеләр һәм спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәделәр. 5 нче урынны Маркин Кирилл алды, бронза медальгә кадәр аз гына җитмәде. Чатуров Сергей бронза медаль яулады. Илюхин Егор үз үлчәү авырлыгында җиңүче булды, ул вакытыннан алда барлык җиңүләрне яулады һәм көндәшләренә бер генә бал да бирмәде.
Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!