ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында (“Кадастр инженерын сайла” вкладкасында) агымдагы елның февраль ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылган.

Узган шимбәдә Югары Ослан авылында "Чемпион" спорт комплексында Татарстан Республикасының төрле стильле каратэ буенча беренчелеге: балалар, яшүсмерләр һәм юниорлар арасында Россия беренчелегенә сайлап алу, шулай ук АМА сугышларының тәҗрибәле өлкәннәр арасында профессиональ версиясе узды.

2020 елның 15 мартында Лениногорск шәһәрендә яшәүчеләр -  Сәет Нургали улы Идрисов һәм Йосыф Җиһангир улы Ситдыйков 93 яшьлеген билгеләп үттеләр.

Ял көннәрендә лениногорскилылар-сугыш һәм хезмәт ветераннары 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Бүген Лениногорск муниципаль районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов республика министрлыклары һәм ведомстволарының, территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район предприятиеләре җитәкчеләре белән атна саен уздырыла торган гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Интеллектуаль квестны 10 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары үткәрде. Балалар "Чиста булачак " хәрәкәте активистлары белән бергә  чүп чиләгендә еш очрый торган калдыкларны җентекләп анализладылар. 

2020 елның 20 мартында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.

Язгы каникул чорында, Татарстан Республикасы территориясендә Дәүләт автоинспекциясе “Бала - төп пассажир!” балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча чаралар комплексы үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең продуктивылыган арттыру чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International