Лениногорск спортчылары төрле стильле карате буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Узган шимбәдә Югары Ослан авылында "Чемпион" спорт комплексында Татарстан Республикасының төрле стильле каратэ буенча беренчелеге: балалар, яшүсмерләр һәм юниорлар арасында Россия беренчелегенә сайлап алу, шулай ук АМА сугышларының тәҗрибәле өлкәннәр арасында профессиональ версиясе узды.

Турнир, «АМА» (ЭйЭмАй) спорт төренең профессиональ версиясен дә кертеп, каратэ кагыйдәләре буенча узды.

Безнең спортчылар  үз нәтиҗәләре белән сөендерделәр: 
Александр Соснин ир-атлар арасында 2 нче урынны алды (финалда беренче урын өчен бераз җитмәде ).
Каратэ: 
1. Хәйретдинов Артур-2 урын
2. Вахрушев Максим- 2 урын
3. Латыйпов Илдар-2 урын
4. Худояров Глеб-2 урын
5. Михеев Леонид-2 урын
6. Минязев Арсений- 3 урын
Егетләребезне котлыйбыз, алга таба хәрәкәт итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International