Ял көннәрендә лениногорскилылар-сугыш һәм хезмәт ветераннары 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Царев Александр Алексеевич тумышы белән Куйбышев өлкәсе Токмала авылыннан. Бөек Ватан сугышы елларында колхозыда эшли, авыл мәктәбендә урнашкан яралыларны карый. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, «Иркеннефть», «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә прораб, аннары ЛМНУда монтажчы булып эшләгәч, пенсиягә чыга.
Мельникова Наталья Александровна - Аксубай районының Никольское авылында туган. Биредә ул 5 нче сыйныфка кадәр укый. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь була. Әти сугыштан кайтмый, һәлак булуы һәм аны күмү урыны турында хәбәр килә. Сугыш башланганнан бирле әнисе белән колхозда эшләп, хезмәт юлын шулай башлый.
Ире белән бергә Наталья Александровна 4 нче бала тәрбияли. АСОда агач эшкәртү станокларында ирләр белән бертигез эшли. Соңгы өч елда үзенең хезмәт эшчәнлеге Лениногорск УТТ-1 дә эшләп, шуннан пенсиягә чыга.
Алар чын хезмәт ияләре, яшьләр өчен үрнәк булып торалар. Ветераннар янәшәсендә аларның оныклары һәм оныкчыклары, алар үзләренең күркәм бабайлары һәм әбиләре белән горурланалар.
Юбилярларны ТМНУ һәм ЛУТТ ветераннар Советлары, территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярларны котлар, аларга бүләкләр һәм РФ Президенты В.В.Путинның шәхси котлавын тапшырды.