Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында (“Кадастр инженерын сайла” вкладкасында) агымдагы елның февраль ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылган.
Хәзерге вакытта, Татарстан Росреестры төзегән рейтингтан күренгәнчә, кадастр инженерларының күпчелеге «яшел» (213) һәм «ак» зоналарда (61) эшли, «кызыл зонага» 29 кадастр инженеры кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы документларны әзерләү сыйфатына һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән. Әйтик, туктатылу һәм кире кагу проценты 35 тән артык булса, кадастр инженеры "кызыл зонага" эләгә. Әгәр дә туктатылу проценты 35 тән ким булса да, 18дән артыгы "Ак зонага". Әгәр туктау һәм кире кагулар 18% тан да ким булса - "яшел зона"га.
Игътибар итәбез, әлеге мәгълүмат кадастр инженерлары эшчәнлегенең рекламасы булып тормый, шул исәптән техник документацияне әзерләү буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия булганнары да. Татарстан Росреестрының айлык рейтингы кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мөрәҗәгать итүчеләргә мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. Билгеле булганча, күчемсез милекне рәсмиләштерү вакытында кадастр инженеры катнашыннан башка булмый бит. Һәм аның ни дәрәҗәдә профессиональ эшләвенә нигездә кадастр исәбенә кую турында уңай карар кабул ителәчәкме яки, киресенчә, туктатып тору яки хәтта кире кагу алынырмы, бәйле. Икенче очракта гражданнар өчен бу вакыт кына түгел, акча да югалту белән бәйле.
Белешмә өчен
Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» мәгариф оешмасында үз кисәтүләрен 7 (843) 291-05-10 телефоны буенча әйтә алалар. Монда һәрвакыт аралашуга ачык һәм туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзер.