Бүген Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов видеоконференцэлемтә режимында Лениногорск районы мәгариф учреждениеләрендә дәресләр барышын күзәтте, укучылар һәм укытучылар белән аралашты.
Шулай ук район башлыгы укучылар белән аралашканда аларның дистанцион уку турындагы фикерләрен белде, аларда нинди кыенлыклар тууын белде. Аларны үз-үзен изоляцияләү режимын сакларга, кирәкмәгәнгә урамга чыкмаска, кирәк булганда саклык битлекләрен кияргә һәм иң мөһиме үзен һәм якыннарын сакларга чакырды.