Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре хезмәт күрсәтүнең онлайн-режимына күчтеләр

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Самоизоляция- яраткан укучыларны китапсыз һәм кирәкле мәгълүматсыз калдыру өчен сәбәп түгел диеп Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең онлайн-режимына күчтеләр.

Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы сайтында сайт буенча кыска юлкүрсәткеч урнаштырылды, «100 книг писателей Татарстана к 100-летию ТАССР» исемле тәкъдим итү исемлеге урнаштырылды.

Шәһәр һәм район китапханәләре хезмәткәрләре, шулай ук үз укучылары белән төрле онлайн чараларда актив катнашалар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International