Язгы-җәйге янгын куркынычы чоры башлану белән Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре ведомство карамагындагы территориядә чүп-чар һәм коры үлән үсемлекләрен яндыру факторларын ачыклау һәм булдырмау максатыннан рейдлар үткәрә. Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә ачык утны үрчетү рөхсәт ителми. Рейдлар барышында Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы территориясендә чүп-чар яндыру очраклары ачыкланды, гаеплеләр штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре өчен социаль әһәмиятле авторлык проектлары буенча конкурс уздыра.
Бүген Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков белән берлектә шәһәрнең берничә объектында булды.
Өлкән буын өйдә утырганда, ел саен үткәрелә торган "Интернетка рәхмәт 2020"конкурсында катнашу мөмкинлеге бар.
«Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге безнең районның актив пенсионерларын «Җиңү Открыткалары»Бөтенроссия проектына кушылырга чакыра.
Республика халкыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускларны рәсмиләштерүнең куркынычсызлыгы мәсьәләсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр ешаю сәбәпле, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча,
Начар метеорологик күренешләр: көннең икенче яртысында һәм кич белән 15 апрельдә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре буенча урыны белән көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда 15-20 метр) көчле җил көтелә.
Лениногорскида һава торышы:
Аязучан болытлы һава, явым-төшемсез.
Җил көньяктан төнлә 5-10, көндез һәм кич белән 7-12, урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +1..+4˚.
Көндез максималь һава температурасы +15..+18˚.
Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы Указы нигезендә, ана капиталы алу хокукына ия булган Россия гаиләләренә апрель-июнь айларында 5 мең сум күләмендә ай саен түләнә, ул өч яшькә кадәрге һәр балага биреләчәк, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре идарәсе.
Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында, яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле (Covid-19), Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (Идарә) 2020 елның 15 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дистанцион форматта Интернет челтәрендә турыдан-туры трансляция оештыру юлы белән Идарәдә эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көнен үткәрә.
Акция кысаларында коронавирус инфекциясе тарату чорында өлкән яшьтәге кешеләргә һәм аз хәрәкәтле гражданнарга медикаментлар, продуктлар һәм беренче ихтыяҗ предметлары сатып алуда ярдәм күрсәтелә.