15 апрельгә Лениногорск халкы өчен тискәре метеорологик күренешләр

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча,

Начар метеорологик күренешләр: көннең икенче яртысында һәм кич белән 15 апрельдә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре буенча урыны белән көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда 15-20 метр) көчле җил көтелә.

Лениногорскида һава торышы:

Аязучан болытлы һава, явым-төшемсез.

Җил көньяктан төнлә 5-10, көндез һәм кич белән 7-12, урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +1..+4˚.

Көндез максималь һава температурасы +15..+18˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International