Эшмәкәрләр өчен "ачык ишекләр" Бердәм көне дистанцион форматта 15 апрельдә булачак

2020 елның 14 апреле, сишәмбе


Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында, яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле (Covid-19), Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (Идарә) 2020 елның 15 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дистанцион форматта Интернет челтәрендә турыдан-туры трансляция оештыру юлы белән Идарәдә эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көнен үткәрә.

Идарә,  Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында үзизоляция режимын бозмыйча .татарстанлыларга эшкуарлар өчен "ачык ишекләр"нең Бердәм көнендә дистанцион рәвештә катнашырга тәкъдим итә.

Әлеге трансляциягә кушылырга һәм кызыксындырган сорауларны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://youtu.be/cb24zsscj3E.


“Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан качуның иң яхшы ысулы!

Без сезнең "ачык ишекләр" Бердәм көнендә дистанцион форматта консультацияләр өчен мөрәҗәгатьләрегезне көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International